Сезне, хөрмәтле радиотыңлаучылар, Нәсим Акмалның “Көтүче турында баллада”сын тыңларга чакырабыз. Аны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров укый. Тапшыруыбызның икенче өлешендә исә, күренекле язучы Миргазиян Юнысның “Безнең өй өянкеләр астында иде” дигән әсәре буенча эшләнгән радиотамаша тәкъдим итәбез. Рольләрдә: Тәлгать Хаматшин һәм Флера Хәмитова.










