“Татар радиоуниверситеты” — Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов. Татар әдәбиятында мәңгелек темалар. 2 нче чыгарылыш.
“Татар радиоуниверситеты”на рәхим итегез! Әлеге тапшыруда без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Студиябездә кунакта – үз фәнен тирәнтен белгән һәм үз ачышлары турында кызыклы итеп сөйли белгән галимнәр, фән эшлеклеләре. Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру. Моңа кадәр булган тапшыруларда без анатомия, кеше сәламәтлеге, туган телебезнең сүз байлыгы, тел белеме, мифология, татар журналистикасы тарихы хакында сөйләштек. Без тагын бер кызыклы, зур тема башлап җибәрдек. Ул — ӘДӘБИЯТ!
Студиябездә филология фәннәре докторы, әдәбият галиме, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов остазлык итә.
Бүгенге тапшыруда:
- Узган тапшыруда без татар әдәбиятында яшәү һәм үлем кебек мәңгелек темага кагылышлы әсәрләр турында сөйләшә башлаган идек.
- Дөньяда татар язучыларыннан һәм шагыйрьләреннән кемне күбрәк беләләр икән?
- Ә замандаш әдипләрдән кайсы авторларның әсәрләре тәрҗемә ителгән?
- Әлфәт Мәгъсүмҗановичка татар әдәбиятыннан дөнья халыклары телләренә тәрҗемә итү өчен исемлек төзергә туры килсә, кайсы авторларны һәм әсәрләрне кертер иде икән?