Татар тарихында, татар мәдәниятендә исемнәре халыкка биз аз билгеле шәхесләр бар. Шундыйларның берсе беренче татар фоторгафы, дие эшлеклесе, укытучы Кыйвам Зөлфәкаров. Шушы көннәрдә Габдулла Тукай әдәби музеенда аның 155 еллыгына багышланган чара үзды.
Кыйвам Зөлфәкаров — 1870 елда Казан губернасы Спас өязе Төгәлбай авылында туа. Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый.
Шулай ук шамаилләр ясый, шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнә, «Каллиграфияне үзлектән өйрәнү» китабын төзүче буларак та билгеле.
Кыйвам Зөлфәкаровның Габдулла Тукай белән бәйләнеше турында да асссызыклап әйтергә кирәк. Ул шагыйрнең Казан артында яшәгән урыннарының фотографияләрен ясаган иң беренче фотограф. Кушлавыч, Өчиле һәм Кырлайга барып аның балачагы белән бәйле урыннарны фотога төшереп калдыра. Фотосурәтләр 1914 елда басылган «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабында дөнья күрә. Телегән һәркем әлеге фотоларны Тукай музеена килеп карый ала.