Казанда мили мәдәниятне саклау һәм бу юнәлештә хатын-кызларның вазифасы мәсьәләләренә багышланган абыстайлар җыелышы узды. Бу юлы ханымнар аш-су осталыкларын күрсәтте.Тәм-томлы абыстайлар җыелышыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Аш бүлмәсендә токмачлар, кунак бүлмәсендә , абыстайлар куера. Шул арада зал тулды. Киенү зәвыгы остаханәсен узулары әллә каян күренеп тора. Ә хәзер аш-су осталыгын тикшереп карыйк.
Гөлчәхрә ханым пешергән кишер катламасы телеңне йотарлык бик тәмле. Бу ризыкны әзерләргә әнисе өйрәткән.
Әлеге чарада Татарстан мөслимәләренең район бүлекләре җитәкчеләре һәм Казан мәчетләренең баш абыстайлары, шулай ук Россия регионнарыннан ханымнар катнашты.
Шул арада ханымнар үзләре әзерләгән тәм-томнар белән таныштырды. Монысы Төркия вәкиле тәкъдим иткән үзенчәлекле ризык. Аеруча Татарстандагы Иран консуллыгы тарафыннан тәкъдим ителгән төшке аш абыстайлар күңеленә хуш килде.
Казан шәһрендәге Иран консулы Давуд әфәнденең хәләл җефете татар милли ашлары белән шактый таныш.
Ничек инде ит бәлешен яратмаска мөмкин. Хуш исе бөтен залга тарлды. Бу бәйрәмгә аны Яшел үзән мөслимәләр берлеге пешереп килгән.
Татар ризыклары белән Буа мөслимәләр берлеге дә сыйлады.
Милли ризыклар төрле булса да , тәмнәре охшаш. барысы да тәмле. телеңне йотарлык. гаилә бәхете серләре дә һәрбер халыкта охшаш булып чыкты. Димәк, рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә нигезләнгән гаилә нык була.
Мөршидә Җиһан, Алексей Ратников. Татарстан яңалыклары.