Быел республикабызда 4 миллион 628 мең тонна уңыш җыеп алынган. Буа районы өлеше нинди? Буа районында, Фәнис Шәрәфетдинов крестьян-фермер хуҗалыгында сезонлы кыр эшләре төгәлләнеп килә. Бөртекле культураларны һәм борчакны алданрак җыеп бетергәч, хуҗалык коллективы көнбагыш җыюга күчте. Хуҗалык кырларында безнең төшерү төркеме дә булды.