Синоптиклар сентябрнең соңгы көннәрендә салкынча һава торышы саклана дип белдерде, көндез һава температурасы 8 градус, явым-төшемнәр көтелми. Шулай ук, синоптиклар фаразы буенча октябр башыннан, янәдән әбиләр чуагы әйләнеп кайтуы ихтимал. Һава торышы үзгәрүенә карамастан, үзегезне саклагыз, җылы киенеп йөрегез.
8(843)291-18-34
29 нчы сентябрдән башкалабыз Казанда ягып җылыту сезоны башланды. Көннәрнең салкын һәм социаль учреждениеләрдән килгән гаризалар буенча, җылытуны вакытыннан алда бирергә карар кылынды.Шулай ук барлык муниципаль районнар да җылылык сезонын ачтылыр. Күпчелеге узган атнада башладылар. Әгәр дә Җылылык белән бәйле сораулар килеп туса, бу ике көндә Казан халкы 291-18-34 телефоны буенча шалтыратып мөрәҗәгать итә ала.