Бу көннәрдә Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында районның иҗат коллективларын берләштергән “Уйна, гармун” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Әлеге чара гармунчы-баянчы Тәлгать Фәхретдинов истәлегенә багышланды.
Бу көнне авыл мәдәният йорты сәхнәсендә татар, чуаш һәм рус халык иҗатын яратучылар җыелды, бу фестивальне чын-чынлап берләштерүче вакыйга итте. Тамаша залы тулы иде.
Бәйрәм кунаклары һәр башкаручыны ачык йөз белән каршы алды, ә күп кенә чыгышлар көчле алкышлар белән генә түгел, залның бердәм җырлавы белән дә үрелеп барды.
Гармунчы-баянчы Тәлгать Фәхретдинов истәлегенә багышлан районкүләм иҗат коллективларын җыйган халык музыкасы фестивале җиңүчеләрне тәбрикләү белән тәмамланды.