Татар халык ашлары турында саллы китапларыбыз бар. Шундыйларның берсе атаклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановныкы.
Бүгенгесе көндә заманага яраклаштырып медиа форматта, интернет челтәрләрендә җәелдереп җибәрелә торган китап булдырмакчылар. Бу хакта матбугат конференциясендә Милли татар ашлары ашханәләре челтәренә нигез салучылар, оештыручылар белдерде. Иң төп шеф-поварларыбыз авылда, исән-имин яшәүче әбиләребез ди оештыручылар. Шушы китап аша сакланган телебезне, милли аш-суларны таратырга ниятлиләр.