Быел Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-бәйге дүртенче тапкыр уза. Аның беренче этабында 500дән артык кеше катнашты. Алар арасында вокаль башкаручылар, иҗади коллективлар бар иде.
Беренче сайлап алу нәтиҗәләре буенча, шушы көннәрдә “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә, икенче турга 140 иң яхшы башкаручылар чыкты. Барысын да республикабызның күренекле шәхесләреннән торган мәртәбәле жюри бәйләде. Катнашучылар төрле номинацияләрдә, Һәм яшь категорияләре буенча көч сынашты, аерым алганда «Халык җыры», «Эстрада җыры», «Нәфис сүз» номинациясе- Ватанны саклаучылар елына багышлана, һәм «Хореография» номинациясе. Бәйгенең гала-концерты 24 нче октябрьдә Галиәсгар Камал театрының яңа бинасының универсаль залында үтәчәк.