Бүген 1 октябрьдә еспубликада хәбәр итү системасын планлы тикшерү уза. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдергәнчә, сәгат 10 тулып 40 минутта электр сиреналары һәм тавышлы сиреналар кабызыла, ә 10 тулып 43 минутта мөһим хәбәр тапшыру өчен теле- һәм радиоканалларны тоташтыру була. Халыкны тынычлыкны сакларга өндиләр. Илнең төбәкләрендә хәбәр итү системаларын бөтенроссия тикшерүе елга ике тапкыр – язын һәм көзен уза. «Хәзерге вакытта Татарстанда халыкны хәбәр итүнең яңа региональ системасын булдыру буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла. 2029 елга хәбәр итү техник чаралары белән халыкны колачлауны республика халкының 90% тан артыгына җиткерү планлаштырыла», – дип хәбәр иттеләр министрлыкта.