Наилә Яхинаның яңа гына табадан төшкән китабы кемгә багышланган?
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, журналистлар берлеге әгъзасы, танылган теле-радиожурналист Наилә Яхинаның китабы тәкъдим ителде.
Сәнгать ул муза ияләренең уртак остаханәсе. Күренекле шагыйрь Сибгат Хәким болай ди: яхшы җыр ул: шагыйрь, композитор, башкаручының бердәм януыннан тора. Аларның бөтенесе дә профессиналь булырга тиеш. Шундый вакытта гына милли мирасыбызны баетырлык әсәрләр туа.
Биредә дә шагырьләр, композиторлар, җырчылар җыелган.
Бөтен яклап та мәгънәсен шәрехләп бирә торган китап. “Кабатланмас моңнар” китабында автор 53 сәнгать эшлеклесе, композитор, җырчы, шагыйрь иҗатын сыйдырган. Бу китап исә укучыга үзенең эстетик тәрбиясен күтәрдәй чыганак булып тора.
Алия Галиуллина, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.