1 октябрьдә Россиядә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика халкына мөрәҗәгать итте. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын затлары, әбиләр һәм бабайлар, аксакаллар һәм абыстайлар! Кадерле дин кардәшләр!
Бүген илебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Ул — безгә тормыш бүләк иткән һәм безнең иминлек өчен күп хезмәтләрен куйган, ә хәзерге вакытта гаиләләребездә гореф-гадәтләрне саклаучы һәм үзенең зирәклеген һәм тормыш тәҗрибәсен бүләк итүче олы яшьтәге буынга хөрмәт һәм игелекле мөнәсәбәткә чакыра торган дата.
Мөселман җәмәгате гомер буена өлкәннәргә карата ихтирам күрсәтүе белән аерылып торган. Сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтендә олы буын вәкилләренә мәрхәмәтле булу һәм аларны кайгырту Исламның төп әдәпләренең берсе булуы, ә картларга – ата-анага һәм туганнарга хөрмәт күрсәткән кешегә Аллаһының рәхмәтләре булачагы турында күп мисаллар һәм нәсихәтләр бар. Коръәндә исә Аллаһ безгә турыдан-туры боера:
«Раббың сезгә Үзеннән башкаларга табынмаска, ата-анага игелек (кылырга) әмер итте. Аларның икесеннән берсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсә, аларга (канәгатьсезлек күрсәтеп) «Уф!» – дип тә әйтмә. Аларга кычкырма, күркәм сүз әйт» («Әл-Исра» сүрәсе, 23 аять). Башкача әйткәндә, Аллаһыга табынудан соң, мөселманның икенче бурычы булып ата-анага миһербанлык күрсәтү тора. Раббыбыз безгә үз әти-әниләребез өчен итәгатьле бала булырга һәм аларның шатлык тулы йөзләрен күрергә насыйп әйләсен, алар алдындагы түләп бетергесез бурычыбызны үтәргә мөмкинлек бирсен. Ата-аналарыбызның догасыннан мәхрүм калудан сакласын!
Бер хәсән хәдистә болай диелә:
«Кешеләр арасында иң яхшысы шул, кем, озын гомер яшәп, яхшы гамәлләр кылган» (Тирмизи, 2329). Шуңа күрә мин чын күңелдән барлык аксакалларга һәм абыстайларга, әби-бабайларга, ата-аналарга шуны телим: Аллаһ аларның хәерле гамәлләрен кабул итсен һәм алар өчен Үзенең рәхмәтләре һәм әҗеп-саваплары белән бүләкләсен. Нык сәламәтлек сезгә, иминлек, якыннарыгызның җылысына төренеп яшәгез!» – диелә Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөрәҗәгатендә.