Бүген 1 нче октябрь — Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмдә өлкән буынга карата хөрмәт, ихтирам, кайгыртучанлык һәм чиксез рәхмәт сүзләре әйтелә. Бүгенге көндә Республикада 294 озын гомерле кеше яши, шуларның 100 яшен тутыручылар арасында 33 ир-ат һәм 261 хатын кыз.
Һәм бүген, гадәттәгечә, республикада өлкәннәр ункөнлеге башлана. Барлык районнарда алар өчен, кайнар элемтә, бушлай юридик һәм хокукый ярдәм, шулай ук вакансияләр ярминкәләре оештырыла. Ун көн дәвамында өлкәннәр сәламәтлегенә аерым игътибар бирелә. Ерак авылларга медицина тикшерүләре һәм ярдәм күрсәтү өчен мобиль бригадалары чыга. Шулай ук, бушлай мәдәни, спорт чараларына бару мөмкинлеге бар. Ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен волонтерлар «Игелекле эшләр” акциясен уздыра.