Кайгылы хәбәр. Кичә 30 нчы сентябрдә музыкант, Татарстанның атказанган артисты, мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалованың сәхнәдәш дусты Кәрим Габидуллин вафат булды. Аңа 80 яш иде. Тумышы белән ул Казаннан. 1969 нчы елдан Габдулла Тукай исмендәге татар дәүләт филармониясендә, Әлфия Аввзалова төркемедә эшли башлый. Соңрак “Казан утлары” инструментал ансамбленең сәнгат җитәкчесе итеп билгеләнә. Музыкант белән хушлашу мәрасиме бүген Казанның Ризван мәчетендә оештырыла. Мәрхүмне Мирный бистәсе зиратында җирлиләр.