2026 елның 20 гыйнварыннан 14 яшьтән балаларның Абхазия, Беларусь, Көньяк Осетия, Казахстан һәм Кыргызстанга чыгу өчен чит ил паспорты булырга тиеш. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының миграция хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Әлеге кагыйдә ата-аналар белән баланың бу илләргә чыгуына яисә озатып йөрүчеләре белән чыгуына бәйсез рәвештә гамәлдә булачак. Шул ук вакытта туу турындагы таныклык буенча 2026 елның 20 гыйнварына кадәр киткән балалар аның буенча Россиягә кайта алачак.
Ведомствода балигъ булмаган россиялеләр өчен чит ил паспортын алдан рәсмиләштерергә чакырдылар.