Октябрь аеннан Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башланды. Быел барлык теләүчеләр өчен бушлай дәресләр Казанның 29 мәчетендә үткәрелә. Ислам нигезләре программасы 3 елга исәпләнгән. Моннан тыш, Татарстан мөфтияте барлык теләүчеләрне Ислам, беренче адымнар курсларынада чакырып кала. Шулай ук муниципаль районнар мәчетләрендә дә дини укулар башланды.