Җәмгыятебездә базар мөнәсәбәтләре киңрәк колач җәя барган саен, финанс өлкәсенә кагылышлы белемнәрнең җитеп бетмәвен күбрәк аңлыйсың. Шул уңайдан Чүпрәледә беренче финанс белемне арттыру мөмкинлеген тудырган кабинетлар ачылды.
Чара Кече Чынлы авылы клубы фойесында урнаштырылган «Җиңү тарихы» фотокүргәзмәсе белән танышудан башланды.
Россия Федерациясе Үзәк банкының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе Марат Шәрифуллин чараларда катнашучыларга финанс белем алу мөмкинлеген тудырган кабинетларны булдыруның асылын, нинди максатларны күздә тотуларына ачыклык кертте. Шулай ук үз чиратында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров заман таләпләрен искә алып эшләүнең өстенлеген ассызыклады.
Чара кысаларында банк вәкилләре укучылар һәм өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы һәм мошенниклыкка каршы тору буенча лекцияләр дә үткәрде.
Эш визиты кысаларында кунаклар, шулай ук, яңа төзелгән авыл кибетендә булды, Кече Чынлы авылы Үзәк мәчетендә урнаштырылган онлайн түләү өчен терминалның уңайлылыгын карады.
Алия Галиуллина, Ранилә Алиуллова, Татарстан яңалыклары өчен Чүпрәле районыннан