Казанда Өлкәннәр көненә багышланган Старты поколений- “Буыннар старты ” дип исемләнгән юл хәрәкәте иминлеге буенча республика бәйгесен ачу тантанасы узды. Бәйге Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе базасында үтте. Бу гаилә конкурсы, биредә өч буын вәкиле көч сынашты. Барлыгы 12 команда катнашты. Алар юл хәрәкәте, медицина һәм янгын әзерлеге кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр, шулай ук иҗади конкурс та оештырылды. Бәйге Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе һәм мәдәният институты белән берлектә уза.