Бүген, 3 нче октябрдә, Казанның Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы»дип исемләнгән Россия-Катар интерактив күргәзмә ачыла. Чарада дин әһелләре, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре катнашыр дип көтелә. «Коръән дөньясы» – күргәзмә генә түгел, ул тарихны, рухи дөнья һәм заманча технологияләрне берләштерүче зур мәгърифәтчелек проекты. Күргәзмәнең төп экспозициясе Изге Коръәннең иңдерелүе һәм сакланышына багышлана. Шулай ук күргәзмәгә килүчеләр борынгы язу ысуллары, Коръәннең Россиядә һәм дөньяда басылу тарихы, белән дә таныша ала. Чара бүген кичке сәгать дүрттә башлана.










