Әлеге серия “Иртән торып тышка чыксам” дип атала. Татар гимназиясендә укучы Гөлназ белән Камил әтиләренең сөйләмендәге төгәлсезлекләргә игътибар итәләр һәм аларны туган телебез нормаларына туры китереп төзәтә башлыйлар. Дәрескә бөтен өй эче – аларның әниләре һәм дәү әтиләре, дәү әниләре дә кушылып китә.