Ял көннәрендә Татарстанда кояшлы һәм явым-төшемсез һава торышы урнашачак, дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Фобос» үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец.
«Шимбә көндез һава +10…+15 градуска кадәр җылыначак, төнлә температура +1…+5 градус булачак», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Якшәмбе көнне, аның сүзләренчә, республикада тагын да җылырак булачак.
«Иртән температура +1…+ 6 градус булачак, ә көндез һава кояш һәм көньяк җилләре исәбенә +12…+17 градуска кадәр җылыначак», — дип өстәде Тишковец.