5 нче октябрь-халыкара укытучылар көне! Мөгаллимнәрнең һәм укыту юнәлешендә эшләгән хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. Барлык укытучыларны Татарстаннның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады. Кадерле укытучылар, мөгаллимнәр, остазлар!
Сезнең кулыгызда илебезнең иң кыйммәтле байлыгы – киләчәктә Россия тарихын тудырачак буын. Сез көн саен чын батырлык эшлисез – белем бирүдән тыш шәхес формалаштырасыз, балаларның йөрәгендә кызыксыну чаткыларын кабызасыз.Сезнең эшегез профессионализм гына түгел, чиксез сабырлык, зирәклек һәм рухи юмартлык таләп итә.!
Һәрберегезгә дә укучыларыгызның уңышлары, хезмәттәшләрегезнең хөрмәтле һәм ата-аналарның рәхмәтен ишетеп шатланырга язсын. Хезмәтегез, киләчәк буынны тәрбияләүгә бар күңелегезне биргәнегез өчен рәхмәт Сезгә!- диелә Илсур Һадиуллин котлавында.
***
Кадерле укытучылар, мөгаллимнәр, остазлар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән котлыйм чын күңелемнән котлыйм!
Сезнең кулыгызда илебезнең иң кыйммәтле байлыгы – киләчәктә Россия тарихын тудырачак буын. Сез көн саен чын батырлык эшлисез – белем бирүдән тыш шәхес формалаштырасыз, балаларның йөрәгендә кызыксыну чаткыларын кабызасыз, аларны уйларга, кайгыртырга, үз-үзләренә ышанырга өйрәтәсез.
Сезнең эшегез профессионализм гына түгел, чиксез сабырлык, зирәклек һәм рухи юмартлык таләп итә.
Һәрберегезгә дә укучыларыгызның уңышлары, хезмәттәшләрегезнең хөрмәте һәм ата-аналарның рәхмәтен ишетеп шатланырга язсын. Яраткан эшегез куанычлар гына китерсен! Хезмәтегез, киләчәк буынны тәрбияләүгә бар күңелегезне биргәнегез өчен рәхмәт Сезгә!