Укытучылар көненә багышлана. Әйтмәсәк тә аңлашылардыр, бүген тапшыруларыбыз фәкать бер генә темага булырга мөмкн – Укытучылар көне. Әйе, шушы олы бәйрәм көнендә программаларыбызның барысы да яраткан мөгаллимнәребезне котлап әзерләнде. “Татарстан дулкынында” тапшыруында исә күренекле әдәбият-сәнгать, фән әһелләре үзләренең укытучылары турында хатирәләре белән уртаклашалар, аларга бәйрәм сәламе юллыйлар.










