Дусларым, бу көннәрдә басма матбугатка язылу чоры дәвам итә. 10 нчы октябрьгә кадәр ташламалы шартларда язылу мөмкинлеге дә бар. Әти-әниләрегезгә бу турыда исләренә төшерергә онытмагыз. Бүгенге тапшыруда сезне иң шәп балалар журналы — «Сабантуй» белән очрашу көтә. Журналның баш мөхәррире Руфия Мөхетдинова белән сезнең өчен кызыклы булган темалар турында сөйләштек.