«TIME: Россия — Һиндстан. «Үзара нәтиҗәлелек» бизнес форумында Казанда Россиянең һәм Татарстанның алдынгы югарф уку йортларында белем алучы студентлар арасында крикет буенча иптәшләрчә матч уза.
Крикет — 11 кешелек ике команда ярыша торган бита һәм туп белән динамик уен. Ул БРИКСның кайбер илләрендә, бигрәк тә Һиндстанда киң таралаган. Популярлык дәрәҗәсе һәм финанс әйләнеше буенча футболдан соң дөньяда икенче урында тора. 2028нче елдан крикет җәйге Олимпия уеннары программасының бер өлеше була. Форум кысаларындагы рәсми матч бу дисциплинаның илләр арасында дуслык һәм хезмәттәшлекнең күпере нык булуын күрсәтә. Федерациянең төп максаты — талантлы спортчыларны тәрбияләү, һәркемгә үз көчен сынап карарга һәм әлеге мавыктыргыч спорт төрендә үсәргә мөмкинлек бирү, республикада һәвәскәрләр өчен уңайлыклар тудыру. Татарстанда 144 дисциплина үсеш алган, һәм бу исемлек яңа — крикет уены белән дә тулылана. Бүгенге көндә Россия крикет берлегендә 50 меңнән артык уенчы теркәлгән, ел саен Калининградтан Ерак Көнчыгышка кадәр 50 турнир уздырыла. Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта Time форумы мәйданчыгында 8нче октябрьдә виртуаль крикет уены уза. «TIME: Россия — Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумы 8 һәм 9 октябрьдә уза. Эшлекле программа Башир Рәмиев исемендәге IT-парк мәйданчыгында төп юнәлешләр буенча сессияне берләштерә.