Тапшыру Татарстанда 112 ел дәвамында укучыларга тәкдим ителгән «Сөембикә» журналына багышлана. Октябрь аенда туган журналны хатын- кызлар гына түгел, аларның ирләре дә, балалары да көтеп ала,яратып укый. Бу юлы редакция хезмәткәрләре журналда гаилә тормышына багышланган язмалар, алдагы планнар турында сөйлиләр, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәләр.










