Әдәби-музыкаль композиция.
Менә без, сезнең белән бергәләшеп, яңа көн хәере белән килсен, эшләребез уң булсын, дигән теләктә эфирдагы эшебезне башлап җибәрәбез.
Хәзер игътибарыгызга “Күз сагышы безнең күзләрдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителә. Анда сез Сәрия Вилданова, Нурия Измайлова, Кәүсәрия Шәфикова, Фәрит Суфиянов Илдар Хөсни шигырьләрен һәм сәнгать осталары башкаруында җырлар тыңларсыз.Шигырьләрне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый.









