«Мәдәни калейдоскоп».
Казанның мәдәни чараларына күзәтү, репортаж.
Безнең бүгенге программада:
- Татар Дәүләт “Әкият” курчак театрында сезонның беренче премьерасы тәкъдим ителде! “Су аначы” спектакле. Тулырак безнең репортажда. Бәләкәй чагында Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен ишетмәгән бала бар микән ул?
Әкият сюжеты буенча авыл малае эссе көндә су коенганда басмада су анасының алтын тарак белән чәчен тараганын күрә. Су анасы малайдан куркып суга сикерә һәм басмада тарагын онытып калдыра. Малай таракны алып өенә кайта. Ачуланган су анасы тарагын эзләп авылга килә.
«Әкият» курчак театрының «Су анасы» премьера спектакле режиссеры һәм сценарий авторы – Илгиз Зәйниев һәркемгә мәгълүм әкиятнең үз версиясен тәкъдим итә. Төп персонажлардан тыш сәхнәдә су анасының әбисен һәм су асты патшалыгында яшәүче тагын бик күп персонажларны күрәбез. Ә өйдә шаян малайның якын дусты – песи яши.

- Шәриф Камал мемориаль фатиры – Татар китабы йортында “Әдәби тыл” дигән күргәзмә эшли. Экскурсиядә без дә булып кайттык. Казан шәһәре, Островский урамы, 15 нче йорт адресы буенча урнашкан Татар китабы йортында “Әдәби тыл” дигән кызыклы күргәзмә эшли. Анда Бөек Ватан сугышы елларында Казанда эвакуацияләнгән әдипләр белән бәйле истәлекле ядкарьләр урын алган. Күргәзмә рәтләре буйлап экскурсияне Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин үткәрде.










