Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова, Шамил Бикчурин исемендәге премияләр лауреаты Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел.
“Язучылар – балаларга” исемле тапшыруда сез шагыйрь магнитофон тасмасына үзе яздырып калдырган шигырьләрен ишетерсез, шулай ук аның әсәрләрен Рәсим Сәлахов һәм Наилә Гәрәева язмаларында тыңларсыз. Чыгышлар шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар белән чиратлашып бара.