Бүген 12 нче октябрь көнне – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәме.
Аларның югары һөнәри осталыгы, үз-үзләрен аямыйча туган җиргә тугрылыклы булулары хөрмәт һәм ихтирамга лаек. Агросәнәгать комплексы Татарстан икътисадының аерылгысыз өлеше булып тора. Муллык бүләк итүче, табыннарыбызны икмәкле итүче фидакарь хезмәт ияләре мактау һәм данлауга һәрчак лаек.