Игътибар! Игътибар! Укырга яратучылар өчен яңалык була бүген! Безнең тапшыруларыбызның бер матур традициясе бар иде: балалар өчен матбугатка күзәтү ясау. Моңа кадәр без “Салават күпере” журналының яңа саннары белән таныштырып бардык, ә хәзер “Сабантуй” журналын да бергәләп укырга ниятебез бар. Сез ничек, ризамы? Каршы килүчеләр булмас, дигән уйлар белән яңа сәхифәбезне башлап җибәрәбез.