«Геройлар» сәхифәсе (14.10.2025)
Безнең Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе бүгеннән махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Геройлары турында проект башлап җибәрә. Аларның күп кенә фидакарь эшләре фото һәм видеотөшерү кадлары артында кала, әмма заманча технологияләр, хәрбиләрнең фронт линиясендә батырлыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Проект — рус һәм татар телләрендә, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Бүген сүз Рөстәм Сәйфуллин турында.