Җәүдәт Дәрзаман шигырьләренә җырлар.
Татарстан радиосында күп еллар әдәбият-сәнгать һәм музыкаль тапшырулар редакциясендә баш мөхәррир булып эшләгән хезмәттәшебез, танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Җәүдәт Дәрзаманны юксынып искә ала торган көннәребез. Исән чагында һәр елны 13 октябрьдә без аны туган көне белән котлый идек. Быел аның тууына 80 ел тулуны билгеләп үтәбез.










