- 12 октябрьдә авыл эшчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан туры элемтә тапшыруында авыл хуҗалыгы ветераннары Марс Алиев һәм Әтнә районыннан ветераннар Советы рәисе Хәмит Галимҗанов катнаша.
- 1 декабрьдә милек салымын түләү төгәлләнә. Моңа Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы 5 санлы районара инспекциясендә салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин аңлатма бирә, тыңлаучылар сорауларын да читтә калдырмый.










