Бүген бөтен дөньяда Икмәк көне билгеләп үтелә.
Минем белән килешмәгән кеше сирәк булыр: әле генә мичтән чыккан кайнар ипи бик тәмле, күп кенә экзотик ризыклардан өстен һәм кадерле була. Республикабызны икмәк белән тәэмин итүче предприятиеләрнең берсе булган 3нче санлы Икмәк заводына баруымның да сәбәбе шул булды. Шул тәмле күмәч исе аңкып торган цехларда йөрү, кызган мичләр, зур җиһазлар тирәсендә бетерелеп эшләп йөрүче ипи пешерүчеләр белән очрашу алыштыргысыз тәэсирләр калдырды. Хәзер сезнең игътибарга икмәк заводыннан репортаж тәкъдим итәбез.
 
			








