18 октябрь көнне Татарстан радиосы эфирында зур вакыйга – чираттагы премьера көтелә! Бу көнне, хөрмәтле радиотыңлаучылар, без сезнең игътибарга язучы Мәрьям Буракаеваның “Сөйгән яр бер була” дигән хикәсе буенча эшләнгән яңа радиоспектакль тәкъдим итәчәкбез! Премьерага санаулы көннәр калганда, тыңлаучыларыбызны яңа әсәрне кабул итәргә әзерлек максатыннан авторның үзе белән очраштыру – күркәм традициягә әверелде.
Бүгенге тапшыруда без сезне Башкортстанда танылган язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, Зәйнәп Биишева һәм Рәми Гарипов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Башкорстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре һәм мәгариф отличнигы, Салават Юлаев ордены кавалеры, Башкортстанның халык укытучысы Мәрьям Буракаеваның иҗат һәм рухи дөньясы белән таныштырырга булдык.










