Шагыйрь прозаик һәм журналист Җәүдәт Дәрзаман иҗатына багышлана.
Тагын бер яңа көн җиргә канат җәйде, кадерле дуслар! Шушы көнебез бәрәкәтле булсын, иминлектә үтсен, дигән теләк белән эфирдагы эшебезне башлап җибәрәбез.
Бүген иртәнге программабыз күп темалы булачак. Һәм аларның барысын да бергә бәйләп, берләштереп торучы бер исем, бер шәхес бар – Җәүдәт Дәрзаман, танылган шагыйрь һәм журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова һәм Шамил Бикчурин исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Ул озак еллар дәвамында Татарстан радиосында әдәби-нәфис җапшырулар редакциясен җитәкләде. Аның тарафыннан дистәләгән-йөзләгән тапшырулар әзерләнде, алар радиобыз фондында лаеклы урын алып торалар. Менә бүген, әдинең тууына 80 ел тулуны билгеләп үткән көннәрдә, шул тапшыруларның икесен игътибарыгызга тәкъдим итәргә булдык.









