Тапшыруыбызны кичә булган зур вакыйгадан башлап җибәрәбез – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте. VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 14 нче утырышы кысаларында Татарстан Рәисе республикадагы эчке һәм тышкы вәзгыять турында сөйләде.
Бу атнада Лаеш районында Сокуры авылын транспортта урап узучы яңа юлны ачу тантанасы булды. Видеоэлемтә аша хәрәкәткә Россия Президенты Владимир Путин старт бирде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атнасы» VIII халыкара форумында катнашты. Чара Мәскәүдә 2025 елның 15-17 октябрендә узды.
Иртәгә Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә.










