Халкыбызның горурлыгы. Гаяз Исхакый үзенең дәфтәрен, алтын каләмен ни өчен Гыйффәт туташка калдыра?
Габдулла Тукай чорында иҗат иткән күренекле шагыйрә Зәһидә Бурнашева тууына 130 ел . Шул уңайдан Габдулла Тукай әдәби музеенда искә алу кичәсе узды. Гыйффәт туташ хәтирәләрен яңартуда Алия Галиуллина да катнашты.
20нче гасыр башында татар рухи дөньясы: шигърият, театр үсеш кичерә, журнал — газеталар бастырыла башлый, китап дөньясы гөрли, интеллегнция үсә. Күп кенә язучылар, әдипләр үз эшен таныта, шушы бөекләр дәрәҗәсендә Зәһидә Бурнашева да була .Ул үзенә мәгълүм булганча — Гыйффәт туташ дигән әдәби исем ала. Тумышы белән бай сәүдәгрәләре белән данлыклы Рязань өлкәсенең Әҗәй авылыннан.
Татарның күренекле язучысы Гаяз Исхакый үзенең дәфтәрен, алтын каләмен Гыйффәт туташка калдыра. Димәк ир-ат язучылар ул чорда да хатын-кызлар иҗатына игътибар иткән.
Әлеге кичәдә Гыйффәт туташның китаплары, фотосүрәтләре, аңа багышланган фәнни мәкаләләрдән торган күргәзмә дә тәкъдим ителде. Хатын-кыз язучыга багышланган иң беренче тәнькыйди мәкалә дә нәкъ менә Гыйффәт туташ турында була.
Алия Галиуллина, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.










