Бүген Казанда башкорт шагыйре Мостай Кәримнең 106 еллыгы уңаеннан әдәби митинг-концерт була.
Мостай Кәрим исемендәге скверда «Залесный» мәдәни үзәгенең «Аҡ Тирәк» Казан дәүләт мәдәният һәм фольклор ансамбленең «Нур» халык театры катнашучылары чыгыш ясый. Фронтовик шагыйрь әсәрләреннән өзекләр белән иҗади номерлар тәкъдим ителә. Тантаналы чара Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамлана.










