Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Республикасында илкүләм проектларны актив рәвештә гамәлгә ашыру дәвам итә.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең үтәлеше 99,7% тәшкил итә.
14 яшьтән кечерәк балалар бары тик чит ил паспорты булган очракта гына Россия чигеннән чыга алачак.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Казан фәнни-тикшеренү техник университеты – авиация институты үсеше программасына ярдәм итү өчен грант булдыру турындагы Указны имзалады. Грант акчалары аэрокосмик, транспорт, фотон һәм квант системалары өлкәсендә тикшеренүләр уздыруга, шулай ук яңа мөстәкыйль технологик линияләрне формалаштыруга һәм белем бирү программаларын үстерүгә юнәлдерелә.
Татарстан Министрлар Кабинетында “Күрше” фестиваленең кышкы сезоны бурычларына, республикада “Безнең ишегалды” программасын үтәү йомгакларына багышланган брифинг узды. Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән җәй көнне үткәрелгән “Күрше” фестивале һәм тиздән аның кышкы сезоны башланачагын билгеләп үтте.
Казанның «Курган» зират комплексында Татарстанның халык шагыйре, язучы, дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевнең каберендә һәйкәл ачылды. Биредә әдипнең туганнары, якыннары, республика парламенты, иҗат оешмалары вәкилләре катнашты.










