Мәскәүдә Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның эшлекле очрашуы булды. Алар инфраструктура үсеше, җылылык сезонына әзерлек һәм яңа төбәкләрне торгызу турында сөйләште. Бу хакта Россия Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанның Луганск Халык Республикасында Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә шефлык ярдәмен тормышка ашыруга аерым игътибар бирелде. Торак фондны һәм социаль инфраструктурасы торгызу, шулай ук коммуналь объектларны көзге-кышкы чорга әзерләү эше нәтиҗәләре турында фикерләштеләр.
Россия Төзелеш Министрлыгының федераль программаларын гамәлгә ашыруның төп юнәлешләренә, шул исәптән «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектына һәм 2025-2026 елларның җылыту сезонына әзерлеккә аерым тукталдылар. Татарстанда җылылык сезоны 1 сентябрьдә башланды һәм штат режимында уза.
Очрашуда шулай ук коммуналь һәм транспорт инфраструктурасын дәүләт ярдәме механизмнарын – инфраструктура бюджет кредитларын (ИБК) һәм махсус казначылык кредитларын кулланып модернизацияләү мәсьәләләре каралды. Агымдагы елда ИБК кысаларында дүрт проект гамәлгә ашырыла. Шуларның берсе – «Алексеевск – Әлмәт» зур автомобиль юлы төзелеше, ул республика халкына да, кунакларына да уңайлыклар тудырачак.
Моннан тыш торак төзелеш темплары турында да сөйләшү булды. Росстат мәгълүматлары буенча, агымдагы елның тугыз аенда Татарстанда 2,98 млн квадрат метр торак тапшырылган.
Очрашу азагында алар Казанда X Бөтенроссия уңайлы шәһәр мохите булдыру форумын уңышлы уздыруны билгеләп үтте. Бөтенроссия иң яхшы проектлар бәйгесе йомгаклары буенча Татарстаннан алты гариза җиңүче булды.