Көндезге концерт.
Кичке концерт. Ләбиб Айтуганов шигырьләренә җырлар. (Тууына 90 ел).
Халкыбызның күренекле улы, шагыйрь, композитор һәм журналист Ләбиб Айтугановның тууына 90 ел.
Ул үзенең нибары 27 еллык кыска гына гомере эчендә күпсанлы хезмәтләре белән халкыбыз күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Яшьтән төрле музыка уен коралларында уйнарга өйрәнеп, музыкаль белемен камилләштерә. Казан дәүләт педагогика университетының филология факультетында укыганда ук “Татарстан” радиосының музыкаль тапшырулар мөхәррире булып эшли башлый. Шуннан соң барлык тормышы радио белән бәйле. Милли музыка сәнгатебезне халыкка җиткерүдән тыш, үзе дә шигырьләр, җырлар иҗат итә. Алар тиз арада популярлашып китә.
Хәзер игътибарыгызга Ләбиб Айтуганов әсәрләреннән төзелгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Шигырьләрне Татарсттанның – халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый










