Буген 22нче октябрьндән -25нә кадәр Казанда чит илләр катнашында “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” II Бөтенроссия симпозиумы үтә.
Җыенны Россия ислам институты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештыра. Симпозиумга дин әһелләре, дини һәм дөньяви белем бирү оешмалары, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре — барлыгы 500 дән артык кеше — Россиядә мөселман мәгарифен үстерүнең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу өчен җыела. Пленар утырыш 23нче октябрь көнне сәгать 10:00 Корстон – Казан сәүдә күңел ачу үзәгендә була.