Казанда һиҗри буенча Мөхәммәд Пәйгамбәрнең 1500 еллыгы кысаларында Шәех Мәэмүн Шә’бән Хәлил әр-Рави белән хәдис дәресләре башланды.
Укулар “Мәрҗани” мәчетендә һәр дүшәмбедә ахшам намазыннан соң уза. Шәех Мәэмүн Шә’бән Хәлил әр-Рави – дөньякүләм танылган дин галиме, Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Фарсы култыгы илләрендә Коръән буенча бәйгеләрдә баш хөкемдар һәм жюри рәисе, Пәйгамбәр Мөхәммәднең нәсел дәвамчысы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы. Дәресләр тәмамлангач, тыңлаучыларга шәехтән хәдис җыентыклары буенча иҗазәт алу мөмкинлеге була.










