Балалар телеканалында «ШАЯН ШОРТС» атналык яңалыклар программасы татар һәм рус телләрендә трансляцияләнә башлады.
Бүген яңа проектны тәкъдир итү була. «ШАЯН ШОРТС» программасындагы яңалыкларны балалар үзләре яшьтәшләре өчен әзерли. «Краш-репортаж» «ШАЯН news», «Һава торышы» кебек сәхифәләр бар. Проектның төп максаты-мәгълүмат бирү генә түгел, ә талантлы балаларны берләштерү, аларның иҗади сәләтен ачу һәм журналистиканың гамәли күнекмәләрен заманча алымнар белән җиткерү.