«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе тарафыннан ясалма фәһем кулланып әзерләнгән татар телендә «Геройлар» сериясе күрсәтелә башлады.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырылды.
Роликлар сериясе Ватанны саклаучылар елына багышланган. Бу Татарстанда туып үскән һәм махсус хәрби операциядәге каһарманнарның батырлыклары тарихы.
Сугышчыларының батырлык һәм кыюлык үрнәкләре чынбарлыгын күреп булмый, әмма заманча технологияләр, аерым алганда ясалма интеллект ярдәмендә бүген алгы сызыктагы вакыйгаларның ничек баруын күрсәтергә мөмкин.
Авторлар — кадрда барган бар нәрсәне мөмкин кадәр чынбарлыкка туры килүенә омтылды. Кием атрибутлары, техника, корал модельләре.
Роликлар сериясендә 12 каһарманның язмышы.
Хәрби гаиләдә үскән офицер Алмаз Әһлиевның, разведчик, штурм отряды урынбасары Андрей Кондеев батырлыкларын тасвирлау. Фронттан яралыларны мотоциклында алып чыккан «Фаза» кушаматлы сугышчы, артиллерия училищесын тәмамлаган Рифат Нәбиуллин. Россиянең иң яшь герое – Дамир Гыйлемханов. Россия Герое танкчы Иван Додосов, Борис Кузнецов, Иван Жарский, Рөстәм Сәйфуллин, Айнур Сафиуллин, Сергей Чебнев.
Авторлар Ватанны саклаучы хатын – кызларның батырлыклары игътибарсыз калдырмады, снайпер Марта Макарова һәм
« Ночне ведьмы » отряды штурманы Гөлнара Сәлимгәрәева тарихын сөйләде.
Роликлар Татарстанда «Россия 1» телеканалы эфирында