Актаныш районының Уразай авылында бүген һәркем — фронттагы кебек тырыш хезмәттә.
Уразай авылында бүген һәркем — фронттагы кебек тырыш хезмәттә. Авыл халкы, мәктәп укучылары белән бергә, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре бәйли. Бу изге эштә кечкенәләр дә катнаша. Аларның һәрбер бәйләгән җепләре — җылы теләк, ышаныч һәм якыннарына булган мәхәббәт билгесе.