Казанда җәмәгать транспорты эшенә төзәтмәләр кертелде.
Берничә автобусның хәрәкәт схемалары үзгәрде
яңалары ачылды һәм иске тукталышлар ябылды. Мәсәлән, 37а, 92с һәм 93 нче автобуслар хәзер яңа схема буенча бара: Пржевальский урамы — Сахалин урамы һәм Кече Елга аръягына. Шул сәбәпле бу юнәлешләрдә «Камчатка урамы» тукталышы ябылды һәм «Сахалин урамы» тукталышы барлыкка килде. 74, 75 һәм беренче троллейбусның «Чистай» тукталышы барлыкка килде. 78 нче маршрут хәзер «Ибраһимов проспекты» һәм «Яшьлек» метро станциясе» нда туктала. 18 һәм 60 номерлы автобусларның «Максимов» ур. тукталышы барлыкка килде, 47-нчедә — «Батыршин» урамы. Шулай ук 36нчы автобусның «Радужный» торак комплексы тукталышы һәм 62 нче маршрутның «Фаттах урамы» тукталышы ябылган.