Шушы көннәрдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Халыкара Бодуэн укулары» конференциясе оештырылды. Нәкъ менә Казанда Бодуэн де Куртенэ заманча лингвистикага нигез салган. Конференциядә Россиянең төрле шәһәрләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән әйдәп баручы 150 галим катнашты. Алар Казан лингвистика мәктәбе идеяләре белән бәйле актуаль проблемалар, заманча гамәли лингвистика, нейролингвистика һәм психолингвистика казанышлары, төрки һәм лингводидактиканың актуаль мәсьәләләре турында актив фикер алышты.